Каманың уң кушылдыгы.

Озынлыгы 9,3 км, бассейнының мәйданы 42 км2. Менделеев районы территориясеннән ага. Елга башы Ташлы авылы, тамагы Ижевка авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 7%.

Әхтиял елгасының 1-3,2 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Уртача күпьеллык ташу агымы катламы 110 мм. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12 мг-экв/л га кадәр). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.