Эчтәлек

Ислам урнашуның әүвәлге елларында фәтва тәкъва хәлифәләр (Әбү Бәкер әс-Ситдыйк, 632–634; Гомәр бине Хаттаб, 634–644; Госман бине Гаффан, 644–656; Гали бине Әбү Талиб, 656–661) тарафыннан чыгарыла. Соңга таба моның белән абруйлы дин-хокук белгечләре — фәкыйһлар шөгыльләнә башлый.

Хокукый мәсьәләләрне хәл иткәндә куллану өчен, фәтвалар махсус аерым җыентыкларга туплана. Аеруча билгеле булган җыентыклар әл-Мәрәвәруди, Ибне Рөшд, әл-Мәргыйнани (XI–XII йөзләр башы) тарафыннан төзелә.

Хәзерге фәтвалар казый яки аерым кешеләр һ.б. соравына җавап рәвешендә, нигездә, Диния нәзарәтләре, мөфти яки фәкыйһлар тарафыннан бастырып чыгарыла.

Әдәбият

Маргинани Б. Хидоя: Комментарии мусульманского права: В 2 ч. М., 2010; 

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.