Гомуми мәгълүмат

Урал буенда Удмуртиянең төньяк‑көнбатышында, Ижевск шәһәреннән 180 км ераклыкта урнашкан. Шәһәр урынындагы авыл турында беренче тапкыр 1678 елда телгә алына. 1921 елның гыйнвар – июнь айларында Глазов – Удмурт Республикасының беренче башкаласы.

Халкы – 94610 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4294 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

XIX йөз ахырына кадәр шәһәрдә татарлар саны күп булмый. Аларның саны Глазов аша Пермь – Котлас тимер юлы узу сәбәпле XIX–XX йөзләр чигендә арта. Бу чорда сәүдә белән шөгыльләнү өчен бирегә Карин татарлары (көнбатыштан) һәм Пермь губернасыннан (көнчыгыштан) татарлар килә.

Капиталның күләме ягыннан Карин татары, сәүдәгәр М.И.Арысланов аерылып тора; 1904 елда ул Глазов шәһәрендә мануфактура һәм галантерея товарлары белән сәүдә итүче «М.И.Арасланов с сыновьями и Ко» сәүдә йортын терки; шәһәрдә Арыслановлар Никольский урамында (хәзер Яшь Гвардия урамы), үзләренең ике катлы таш йортлары белән яшиләр, аның беренче катында кибет һәм амбарлар урнашкан була. Арыслановларның тагын бер кибете Базар мәйданындагы аерым таш бинада урнаша.

1917 елгы революция вакыйгалары Глазов татарларының милли-сәяси тормышын активлаштыра: 1917 елның 23 маенда Глазов мөселманнары – Карин татарлары, шәһәрдә вакытлыча квартирларда торучы 154 запас полкның татар хәрбиләре җыены булып уза; 1917 елның 19 сентябрендә Глазов өязе мөселманнары корылтае үткәрелә, аның тарафыннан Глазов өязе милли мөселман шурасын (1918 елның 13 июленә кадәр эшли) оештыру турында карар кабул ителә.

1920 ел ахырына кадәр Вятка губернасы башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге каршында татар мәктәп секторы эшли. Татарларның күпләп күченүе сугыштан соңгы чорга туры килә һәм шәһәрдә Чыпца механика заводы төзелү һәм эшли башлавы белән бәйле; күчеп утыручылар арасында Башкортстан һәм Татарстан АССР, Горький һәм Пермь өлкәләреннән килүчеләр күп була.

1970 еллардан шул ук исемдәге районның якын-тирә авылларыннан, шулай ук Балезино, Юкаменск һәм Яр районнарыннан татар яшьләре күпләп күченә башлый.

1990 елда татар иҗтимагый үзәге (рәисе – И.Ф.Арысланова), татар телен өйрәнү якшәмбе мәктәбе оештырыла. 1993 елда шәһәр газеталарының берсендә Татар иҗтимагый үзәге сәхифәсе чыга башлый. Соңгы елларда Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнү сыйныфы эшли.

1993 елда Глазов төбәк тарихы музеенда «Салават күпере» милли мәдәниятләр үзәге оештырыла. 1995 елда беренче тапкыр «Урал һәм Идел буе халыкларының матди һәм рухи мәдәнияте» төбәкара фәнни‑гамәли конференциясе оештырыла (ел саен үткәрелә). 1993 елда «Гнёздышко» балалар комбинатында татар төркеме ачыла, ел саен Татар мәдәнияте көннәре, «Туган авыл» фестивале (элекке Кече Парҗы авылы урынында), Сабан туе бәйрәме үткәрелә.

1997 елда Глазов шәһәрендә Җирле мөселман дини оешмасы булдырыла, 2016 елда мәчет ачыла.

2011 елда В.Г.Короленко исемендәге Җәмәгать фәнни китапханәсе каршында татар тарихын һәм мәдәниятен сөючеләр клубы эшли башлый (җитәкчесе – Д.Г.Касыймова). 1990–2000 еллар башында. җирле радиода татар телендә радиотапшырулар чыга. 2012 елдан «Инзир» газетасы нәшер ителә.

1993–1995 елларда өченче мәктәптә татар сыйныфы эшли.

Күренекле кешеләре

Сәясәт эшлеклесе С.С.Касыймовның, нәкышьче һәм скульптор Б.И.Урманченың тормышы һәм эшчәнлеге Глазов шәһәре белән бәйле.