15 ләп төре билгеле, Европада, Азиядә, Төньяк Африкада, шулай ук Австралиядә һәм Яңа Зеландиядә киң таралганнар. ТРда чүл арышбашы (A. desertorum) көньяк-көнчыгыш районнарда очрый, ташлы-далалы сөзәклекләрдә үсә.

20-70 см озынлыктагы куакланган кыяклы үсемлек. Тамыр системасы калын, чук. Сабагы туры, җиңелчә кытыршы. Яфраклары тыгыз, озынча түгәрәк формада. Чәчәк төркемнәре – кыяк яки йомыркасыман катлаулы башаклар. Башаклары күп чәчәкле, ике рәтле. Җимеше – бөртекчә. Орлыктан үрчиләр. Суыкка, корылыкка чыдам, туфракка талымчан түгел.

Кыйммәтле терлек азыгы. Көтү йөрүдән зур зыян күрми.

Комлыкларны ныгыта, туфрак структурасын яхшырта.

Кикрикле арышбаш (A. cristatum) һәм кикриксыман арышбаш (A. pectinatum) декоратив максатларда үстерелә.

Кикрикле арышбаш