Эчтәлек

Авылга 1929 елда нигез салына. Оешкан көненнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Апаз авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда “Кызыл Игенче” колхозы оештырыла, 1950 елда – “Кызыл көч” (Хәсәншәех авылы), 1957 елда – берләштерелгән “Северный” совхозы, 1967 елда “Ватан” совхозы составына керә. 1995 елдан Н.Сафин исемендәге күмәк предприятие, 2010 елдан “Ватан” агрофирмасы”. Халкы күбесенчә урман питомнигында эшли, ит-сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Авылда 1934 елдан башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1935 елда – 141,
1989 елда – 69,
2002 елда – 72,
2010 елда – 56,
2015 елда – 47 кеше (татарлар).