Биографиясе

1946 елның 23 августында Казанда туган.

1966 елда Казан театр училищесен тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Сәхнәдә үзенә җәлеп итә торган мөлаемлыкка, көчле темпераментка ия, үзенчәлекле детальләр һәм алымнар ярдәмендә героиняларының чын асылын ача белүче актриса күпләгән яшь хатын-кыз образларын иҗат итә: Айсылу («Миркәй белән Айсылу», Н.Исәнбәт), Шәфәкъ («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Чәчәк («Кол Гали», Н.Фәттах), Варя («Бер төн», Б.Л.Горбатов), Зәмзәмбану («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Наилә («Үзеңә хыянәт итсәң», Д.Вәлиев), Саҗидә, Мәрфуга («Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Мәчтүрә («Портфельле кияү», Н.Исәнбәт), Йолдыз («Туй алдыннан», Х.Вахит), Смеральдина («Болан-Патша», К.Гоцци).

Өлкән яшьтәге хатын-кыз рольләрен уйный башлагач, Д.Нуруллинаның көлдерү сәләтенә ия булуы, үткен сатирик образларны оста гәүдәләндерүе ачыла; ул хәзерге драматургиядә халык ихтирамын казанган сатирик һәм драматик образлар тудыра: Гөрпинә, Дания («Гөргөри кияүләре», «Илгизәр + Вера», Т.Миңнуллин), Мөршидә («Мин төш күрдем», З.Хәким), Люция («Баскетболист», М.Гыйләҗев), Фәнисә («Дивана», Т.Миңнуллин), Мөхлисә Бубый («Үлеп яратты», Р.Зәйдулла).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2021).

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары=Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. Казан, 2005.

Авторы – И.И.Илялова