Биографиясе

1949 елның 24 мартында Казанда туган.

1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология, 1977 елдан Казан төзүче-инженерлар институтларында эшли, 1985–1986 елларда РФА КГҮнең Органик һәм физика химия институтында.

1987 елдан Казан химия-технология институтында (хәзер Казан технология университеты), эластомерлар эшкәртү үзәге тәҗрибә-сәнәгать предприятиесендә лаборатория мөдире (1991 елдан) һәм техник директор (1992 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре полимерларны катыландыру, модификацияләү һәм стабильләштерүгә һәм шулар нигезендә композицион материаллар ясауга карый.

Е.М.Готлиб эпоксиолигомерларның аминофенол катыландыргычларын эшли. Диоксан спиртларының формальләре нигезендә поляр винил полимерлар һәм аларның сулы дисперсияләре, бутадиенакрилонитрил һәм хлоропрен каучуклар һәм аларның латекслары өчен эффектив пластификатор эшли.

Пластификацияләнгән поливинилхлорид өчен антиоксидантлар, полимер һәм синтетик каучуклар сулы дисперсияләре һәм латекслары өчен мицелла барлыкка китерүче нәионоген актив өслекле матдәләр сыйфатында 1,3-диеноксан кушылмаларын тәкъдим итә.

Эшкәртмәләре Эстәрлетамак нефтехимия заводында (эпоксид сумалаларны аминофенол катыландыргычлар, резиналарны термостабильләштерүче һәм тузудан саклаучы матдәләр), Уфа «Химпром» АҖдә (универсаль эпоксид җилем), Казан технолгия университеты каршындагы Эластомерлар ясау үзәгенең тәҗрибә-сәнәгать предприятиесендә (изопрен җитештерү калдыкларыннан поляр полимерлар өчен аз токсинлы пластификатор) гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 70 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хәзмәтләре

Модифицированные эпоксидные клеи и покрытия в строительстве. М., 1990 (автордаш);

Новый пластификатор полимерных материалов. М., 1997 (автордаш);

Композиционные материалы на основе модифицированных полимеров. М., 2000 (автордаш).

Әдәбият

Кафедра технологии синтетического каучука. Встреча поколений. Казань, 2008.