Эчтәлек

Биографиясе

1889 елның 11 декабре, Казан — 1970 елның 12 декабре, шунда ук.

Петроград консерваториясен тәмамлаганнан соң, 1916–1945 елларда Казан музыка училищесендә укыта, 1919–1922 һәм 1941–1945 елларда шунда ук директор. Бер үк вакытта, 1932 дән, беренче балалар музыка мәктәпләрен оештыручы һәм директоры. 1946–1970 елларда Казанда 1 нче балалар музыка мәктәбе директоры.

Поляков Казанда башлангыч музыкаль белем бирүне оештыруга зур өлеш кертә, Татарстанның күп кенә музыка эшлеклеләренең иҗади үсешенә булышлык күрсәтә.

Шәкертләре арасында Р.М.Яхин, С.Ә.Гобәйдуллина, А.З.Монасыйпов, Ф.З.Яруллин бар.

Автор — Ф.Ш.Салитова