Биографиясе

1871 елның 1 июле, Санкт-Петербург – 1959 елның 25 марты, Казан.

Казан ветеринария патологоанатомнары мәктәбенә нигез салучы. Казан ветеринария институтын тәмамлый (1895), шунда ук эшли, 1912 елдан ординар профессор, 59 ел дәвамында (1900 елдан) патологик анатомия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1921–1924 елларда Казан университетының медицина факультетында һәм 1922–1930 елларда ГИДУВта шул ук исемдәге кафедрасы җитәкчесе, 1918–1938 елларда Казан ветеринария институты, 1932–1937 елларда Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институты директоры.

Фәнни эшчәнлеге

1924 елда мөгезле эре терлектә паратуберкулёз авыруын беренче булып ачыклый һәм авыруның патоморфологиясен тасвирлый.

Ялкынсыну процессларының, кан әйләнеше бозылуларының, сөяк сынуларының оригиналь классификациясен эшли, авыл хуҗалыгы терлекләрендә була торган күп кенә йогышлы авыруларга хас патоморфологик үзгәрешләрнең үзенчәлекле комплексын төзи. Котыру, йогышлы энцефаломиелит һ.б. авырулар патоморфологиясен, патогенезын, аларга диагноз кую юлларын тикшерә.

Россиядә беренче «Йорт хайваннары һәм кошларының патологик анатомиясе нигезләре» («Основы патологической анатомии домашних млекопитающих и птиц», 1913; 5 басма, 1961) дәреслеге авторы.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу о паталогоанатомических изменениях спинного мозга при чуме собак. Казань, 1899.

Воспаление // Ученые записки Казанского университета. 1929.

Основы патологической анатомии сельскохозяйственных животных. М., 1961 (автордаш.).

Әдәбият

Викторов К.Р. Нашим дорогим юбилярам: О юбилеях профессоров И.П.Попова, В.И.Логинова, С.П.Мамадышского, Н.П.Рухлядова, Л.С.Сапожникова, К.Г.Боля // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1926. Т. 37, выпуск 1.

История Казанского государственного ветеринарного института имени Н.Э.Баумана. Казань, 1973.