Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Бота исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү кәсепчелеге, умартачылык, олаучылык, таш чыгару таралган була.

1840 елларда Ботада Троица чиркәве төзелә, 1930 елда ябыла. 1850 елларда Смоленск Мәрьям ана иконасы чиркәве салына (1930 елда ябыла, классицизм стилендәге архитектура истәлеге, хәзер эшли).

1900 ел мәгълүматларына караганда авылда земство мәктәбе (1876 елдан), 2 икмәк саклау һәм сату кибете, 2 тимерче алачыгы, 3 май язу йорты, 2 су тегермәне, 4 бакалея һәм шәраб кибете эшли.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 3323,5 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсе үзәкләренең берсе була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Бота авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Красный строитель” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Ф.Шешняев). 1944 елда колхоз өч хуҗалыкка бүленә: “Красный строитель”, Киров исемендәге, “Яңа тормыш”. 1950 елда алар Киров исемендәге колхозга берләшәләр. 1958 елда аңа “Кызыл сабан” колхозы (Илтән Бота авылы) кушыла.

1962 елда “Восход” колхозы белән (Аппак авылы) берләшә. Соңрак “Индустриальный” совхозына үзгәртелә, 1997 елдан “Бота” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елда Токарликов исемендәге ачык акционерлык җәмгыяте составына керә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 елларда авылда тулы булмаган урта мәктәп ачыла, 2008 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә, 2014 елда ябыла.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар.

Халык саны

1782 елда – 296,
1834 елда – 550,
1859 елда – 773,
1870 елда – 886,
1897 елда – 1528,
1912 елда – 1978,
1920 елда – 2015,
1926 елда – 1796,
1938 елда – 1292,
1949 елда – 1161,
1958 елда – 961,
1970 елда – 778,
1979 елда – 449,
1989 елда – 266,
2002 елда – 380,
2010 елда – 371,
2015 елда – 346 кеше (руслар).