Эчтәлек

Дастан шигъри (төрки «Идегәй», кыргыз «Манас», үзбәк «Алпамыш», каракалпак «Кырк кыз»), чәчмә (төрки «Йиртөшлек», татар һәм башкорт «Җик Мәргән») катнаш (төрки «Таһир белән Зөһрә», «Кузы Күрпәч белән Баянсылу») формаларда, роман (фарсы, үзбәк, таҗик, әзәрбайҗан, татар, башкорт халык авыз иҗаты поэмалары) рәвешендә була. Катнаш дастанның шигъри өлеше дутар, думбра белән башкарыла.

Дастан авторларын һәм башкаручыларын җырау (төрки), җырчы (татар), кобаирчы (башкорт), чичән дип атыйлар.

Татар дастаннары борынгы һәм урта гасырлар Шәрекъ әдәбияты тәэсирендә барлыкка киләләр.

Жанр үзенчәлекләре ягыннан дастаннар борынгы мифологик, героик, мәхәббәт һәм китап төрләренә аерыла.

«Йиртөшлек», «Түләк» (яки «Түләк һәм Сусылу») – борынгы мифологик дастаннар, икесе дә төрки эпосның батырны димләү кебек архаик сюжетына нигезләнгән. «Йиртөшлек» дастанында вакыйгалар җир асты патшалыгында, «Түләк»тә су асты патшалыгында бара. Әсәр геройларының төп максаты – ике дөнья арасында гаилә мөнәсәбәтләре төзү һәм гармониягә ирешү. Дастаннарның иң борынгы версияләрендә герой максатына ирешә, ә соңгыларында һәлак була.

Героик «Ак Күбек» һәм «Идегәй» дастаннарында вакыйга Алтын Урдада, эчке чуалышлар һәм таркалу дәверендә бара. Геройлар – билгеле тарихи шәхесләр – ханнар, әмирләр, хәрби җитәкчеләр. Ике дастанда да барлык төп геройлар һәлак була.

Бараба татарларыннан язып алынган «Кузы Күрпәч белән Баянcылу» поэмасы – мәхәббәт дастанының бер үрнәге. Дастанда туганчы ук димләп куелган яшьләрнең фаҗигале мәхәббәте хикәяләнә. Беренче тапкыр дастан 1860 елларда тюрколог В.В.Радлов тарафыннан язып алына һәм бастырыла. 1960–1970 елларда Омск һәм Новосибирск өлкәләрендә әлеге әсәрнең тагын 20 варианты табыла.

Дастаннарның шактый өлешен Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф», шулай ук «Бүз егет», «Сәйфелмөлек», «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Шаһсәнәм һәм Гариб», «Таһир белән Зөһрә» һәм башка китап дастаннары тәшкил итә.

Китап дастаннарының эчтәлеге катлаулырак. Туган йортны саклау, үз мәхәббәтеңне табу һәм гаилә кору – әлеге өч дастанның төп темасы. Урта гасырларның гаилә-ыруг мөнәсәбәтләре йогынтысында туган Шәрекъ эстетик традицияләре буенча, барлык китап дастаннары фаҗигале тәмамлана.

Россия халыклары дастаннарын теркәү һәм бастыру эшен В.В.Радлов башлап җибәрә. XIX йөзнең 2 нче яртысында – ХХ йөзнең башында күпчелек төрки-татар дастаннары, аерым китаплар булып, «Көньяк Себердә һәм Җоңгар даласында яшәүче төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре» («Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи», т. 1-10, СПб., 1866–1907) исеме астында басылалар.

Әдәбият

Татар халык дастаны «Идегәй» / Н.Исәнбәт җыйнамасы // Совет әдәбияты. 1940. № 11/12;

Әхмәтова Ф.В. Татар халык дастаннары // Татар халык иҗаты: Дастаннар. Казан, 1984;

Кор-Оглы Х. Дастан // Краткая литературная энциклопедия. М., 1964. Т. 2;

Урманчеев Ф. Героический эпос татарского народа. Казань, 1984.

Автор – Ф.И.Урманчеев