Биографиясе

1906 еның 20 ноябре, Казан губернасы, Зөя өязе Олы Кайбыч авылы – ?

Казан коммунистлар университетын тәмамлый (1932 ел).

1939–1940 елларда совет-фин сугышында, 1941 елда Белосток шәһәрен немец гаскәрләре һөҗүменнән саклауда катнаша.

1943 елның мартыннан партизаннар сафында: рядовой, взвод командиры, отряд комиссары.

1943 елның октябреннән 1944 елның июленә кадәр Г.К.Жуков исемендәге партизаннар бригадасы комиссары, бер үк вакытта 1943 елның декабреннән Белоруссия Коммунистлар партиясенең Столбцов яшерен район комитеты 2 нче секретаре.

1944–1977 елларда Белоруссия ССРның Барановичи һәм Гродно өлкәләрендә партия һәм хакимият-хуҗалык эшендә.

Әдәбият

Белорусская ССР. Краткая энциклопедия. Минск, 1982. Т. 5.