- РУС
- ТАТ
топонимика тармагы
Атамаларның килеп чыгышын һәм тарихи үзгәрешен өйрәнә.
Гидронимнар – елгалар, күлләр, сазлыклар, чишмәләр һәм башка сулыклар исемнәре.
Гидронимнар системасы озын тарихи дәвер дәвамында формалаша һәм үзендә тел белеме, этнография, тарих, география һәм башка өлкәләргә караган мәгълүматларны (мәсәлән, объектларның табигать һәм хуҗалык белән бәйле билгеләре, алар янында булган вакыйгалар, объектларның хуҗалары турында һәм башкалар) туплый.
Төзелешләре ягыннан гидронимнарның күпчелеге – ике составлы. Өч, дүрт составлы атамалар да очрый.
Татар гидронимнарының күбесе «исем+исем» (Минһаҗ бабай чишмәсе) һәм «сыйфат+исем» (Түгәрәк күл) конструкцияләре белән ясала.
Борынгы һәм тотрыклы лингвистик материал буларак, гидронимнар тарихи тикшеренүләр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар.
Гарипова Ф.Г. Татарстан гидронимнары сүзлеге: 2 кит. Казан, 1991-92;
Саттаров Г.Ф. Елгалар дөньясына сәяхәт. Казан, 1992;
Гарипова Ф.Г. Исследования по гидронимии Татарстана. М., 1991; Гарипова Ф.Г. Реки и озёра - отражение души. М., 1992;
Гарипова Ф.Г. Татарская гидронимия. Казань, 1998.
Автор – Ф.Г.Гарипова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.