Биографиясе

1881 елның 12 мае, Смоленск шәһәре — 1943 елның декабре, Саратов шәһәре.

Дерпт университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1906), Варшавада терапия клиникасында эшли.

1909 елдан Эксперименталь медицина институтында (Санкт-Петербург). Париж, Лондон, Берлин, Осло, Стокгольм клиникаларында стажировка уза. 1911 елдан Сембер губернасы хастаханәсендә терапия бүлеге мөдире, 1914 елдан — баш табиб.

1920 елдан Казан университетының эчке авырулар диагностикасы кафедрасы мөдире.

1927 елдан Саратов медицина институты профессоры, факультет терапиясе кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышы елларында Саратов эвакогоспитальләрендә консультант.

Хезмәтләре физиология, кардиология, нефрология, эндокринологиягә, йогышлы авыруларны дәвалауга, медицинаның теоретик һәм методологик мәсьәләләренә карый.

Бөтенсоюз терапевтлар җәмгыятенең Саратов филиалы рәисе (1930 елдан).

Хезмәтләре

Об основных принципах распознавания болезней. К., 1921;

О порхании и мерцании предсердий. К., 1923.

Туберкулёз (Общее учение, клиника, профилактика, лечение). Саратов, 1940 (автордаш).

Әдәбият

Кириллов М.М. Профессор П.Н.Николаев: научная и лечебная деятельность в годы Великой Отечественной войны // Клиническая медицина. 1991. № 5.