ТАССР Мәгариф халык комиссариаты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1921 елның апреленнән 1924 елның март аена кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә (акча җитмәү сәбәпле, 1922 елда 2 саны гына чыга).

Төрле елларда мөхәррирләре: Б.Н.Вишневский, Н.Д.Кочкарин.

Юнәлеше

Журнал Татарстан Республикасы халыклары мәгарифе һәм мәдәнияте мәсьәләләрен яктырта, мәдәни-агарту эшен алып баруның нигезләрен һәм практик юлларын күрсәтү белән шөгыльләнә.

Редакция социаль тәрбия, политехник белем бирү мәсьәләләрен, һөнәри-техник мәктәпләр һәм югары уку йортлары эшчәнлеген, шулай ук наданлыкны бетерүгә юнәлтелгән чараларны журнал битләрендә яктыртуны үзенең төп бурычларыннан саный.

Журнал Татарстан Мәгариф халык комиссариатының сәясәтен аңлата, педагогик методология һәм практика буенча фәнни мәкаләләр, яңа уку-укыту программалары, төбәкне өйрәнү буенча материаллар, педагогик журналларга күзәтүләр бастыра.

Төп рубрикалары: «Мәгариф хроникасы», «Татарстан республикасында», «Фән һәм тормыш», «Яңа китаплар һәм журналлар».

Журнал РКП(б) ҮКнең «Ведомстволар матбугатын кыскарту турында»гы карарын (24 март 1924 ел) үтәү йөзеннән РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты тарафыннан чыгудан туктатыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

 Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов