- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасы буенда, Теләче авылыннан 23 км көнчыгыштарак урнашкан
1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Башка Саурыш исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында мәчет (1893 елда төзелә), су тегермәне, тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 302,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Олы Мишә авыл җирлегендә.
1929 елда авылда «Герой» колхозы оештырыла. 1947 елдан Ленин исемендәге колхозда (үзәк утары – башта Олы Саурыш авылы, 1970 еллардан – Олы Мишә авылы, аңа шулай ук Олы Саурыш, Олы Мишә, Җәнәй авыллары да керә). 1996 елда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары ассоциациясенә үзгәртелә. Хәзер Л.Г.Җамалетдинова, М.Н.Хәкимова крестьян фермер хуҗалыклары эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1955 елга кадәр башлангыч мәктәп була, янгыннан соң Олы Саурыш авылына күчерелә. Бераздан аның эшчәнлеге кабат торгызыла, 2022 елга кадәр гамәлдә була (2013 елдан Олы Мишә урта мәктәбе филиалы).
Клуб (2014 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), мәчет (1993 елдан) бар. Клуб каршында «Умырзая» фольклор коллективы (2015 елдан) һәм «Сәхнә» театр яратучылар клубы (2019 елдан) эшли.
Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашкан.
Г.М.Мотыйгуллин (1923–1988) – Дан орденының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышында катнаша, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.
1782 елда – 49 ир-ат;
1859 елда – 374,
1897 елда – 661,
1908 елда – 736,
1920 елда – 705,
1926 елда – 655,
1938 елда – 620,
1949 елда – 506,
1970 елда – 388,
1979 елда – 282,
1989 елда – 234,
2002 елда – 208,
2010 елда – 183,
2020 елда – 180 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.