Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Иске Әлмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Ялаур авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Сосновка» колхозы оештырыла. 1956 елдан – Молотов исемендәге (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1960 елдан – «Заря коммунизма» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы) колхозлары, 1969 елдан – «Мамык» совхозы (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1994 елдан – «Мамык» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – Нурлат РСУ ярдәмче хуҗалыгы, 2003 елдан – «Тимерлек», 2006 елдан «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1926 елда – 70,
1938 елда – 125,
1949 елда – 98,
1958 елда – 126,
1970 елда – 151,
1979 елда – 106,
1989 елда – 77,
2002 елда – 77,
2010 елда – 63,
2021 елда – 34 кеше (чуашлар).