Биографиясе

1954 елның 16 июнендә Арча районы Хәсәншәех авылында туган.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1976). 1976–1978 елларда Балтач районы Чапаев исемендәге колхозның баш ветеринар табибе, 1978–1983 елларда «Алга» колхозы рәисе, 1983–1985 елларда КПСС район комитеты секретаре, 1985–1990 елларда 1 нче секретаре, 1990–1991 елларда халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе, 1991–1999 елларда Балтач районы хакимияте башлыгы.

1999–2019 елларда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

1995–1999 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары (2019 елдан), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2000).

Дуслык ордены, Мактау ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, Александр Невский ордены (2019), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Авыл хуҗалыгы буенча хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән.