Эчтәлек

Сәнәгый төзелешнең бурычлары — төзү һәм монтажлау эшләренең тулы комплексын башкару, предприятиеләрнең яңаларын файдалануга тапшыруны тәэмин итү, гамәлдәгеләрен киңәйтү һәм реконструкцияләү.

Казанда сәнәгый максаттагы беренче биналар XVIII йөз башында барлыкка килә (Помпа каеш-күннәре заводы, Казан постау мануфактурасы һ.б.). Аларның берсе — Казан адмиралтействосы капкалы манаралар корылган имән диварлар һәм канал белән әйләндереп алынган, периметр буенча урнашкан берничә бинадан торган зур утар-верфьтән гыйбарәт була.

XVIII йөз уртасындагы янгыннан соң постау мануфактурасының җитештерү биналары кирпечтән салына. 1753 елда уникаль конструкцияле — ун метрлы гөмбәз түбәсе идәннән үк диярлек күтәрелгән, тимер арканнар белән беркетелгән баганасыз-терәксез бина төзелә; ул — Татарстанда XVIII йөздән сакланып калган бердәнбер сәнәгать төзелеше истәлеге. Шулай ук төп бина белән зур утарны әйләндереп алган дүртпочмаклык хасил иткән казармалар корыла. Казан дары заводын төзегәндә киң колачлы эшләр башкарыла. 1786–1787 елларда аның төзелеш мәйданында, башлыча, кирпеч, нигездә, 20 дән артык — агач, XIX йөз башында 30 дан артык капиталь кирпеч бина төзелә. Предприятиеләр тирәсендә Постау, Адмиралтейство, Дары бистәләре барлыкка килә.

Сәнәгый борылыш һәм җитештерүне механикалаштыру сәнәгый төзелеш алдында яңа таләпләр куя. Җитештерү биналары алар эчендә пар двигательләре, локомобильләр, электр двигательләре һ.б. зур җиһазлар урнаштыру зарурлыгы исәпкә алынып төзелә башлый. Эре фабрика-завод комплекслары оештырыла. Мәсәлән, 1855 елда нигезләнгән Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү химия заводы 1870 елга 100 дән артык корылма, шул исәптән 5 күпкатлы фабрика корпусы урнашкан 22 га дан артык мәйданны били. В.Л.Челышевның Чистай шәһәрендәге ике катлы озынча тегермән һәм ярма яргыч бинасын, бер катлы суыту корпусын, ике катлы склад биналарын үз эченә алган пар тегермәне комплексы (1873 — XX йөз башы) азык-төлек җитештерү сәнәгате предприятиеләре арасында сәнәгать архит-расының типик истәлеге булып тора. Барлыкка килгән яңа тип конструкцияләр исәбенә, мәсәлән, И.И.Алафузов җитен-туку фабрикасының күп метрлы торбасы (1890 еллар), Нурлат һәм Ютазыдагы тимер юл станцияләрендәге су кудыру башнялары (1909–1911), Чаллы элеваторының җиде яруслы тимер-бетон башнясы һәм тоташтыру галереялары (1917) һ.б. керә. 1900 елда Казанда Россиядә беренчеләрдән булган 3 үтү капкалы махсус трамвай депосы бинасы төзелә. XIX–XX йөзләр чигендә сәнәгать архит-расында кирпеч эклектикасы стиле өстенлек итә.

Барлык төзелеш эшләре сезонлы булып, башлыча, аерым затлар һәм артельләр тарафыннан башкарыла. Эш катлаулы булганда һәм күп хезмәт таләп иткәндә, төрле белгечләрдән (ташчылар, балта осталары, түбә ябучылар, пыялачылар һ.б.) «компанияләр» оештырыла. Еш кына тирә-яктагы авыллардан үз хезмәт кораллары һәм эш терлекләре белән крәстияннәр җәлеп ителә.

1921 елда Казандагы кустарь остаханәләр 1 нче һәм 2 нче универсаль төзелеш конторалары составына кертелә, 1922 елда алар «Госуниверстрой» конторасына (7 берәмлек су транспорты, 46 ат, Печище авылы янындагы ак таш карьеры) берләштерелә. Контораның төп бурычы сәнәгать объектларын төзү һәм реконструкцияләүдән гыйбарәт була. Аңа башкару йөкләнгән тәүге проектларның берсе — Казандагы һәм Бондюгтагы Гражданнар сугышы вакытында җимерелгән заводларны реконструкцияләү. 1920 еллар ахырыннан ТАССРда, бөтен илдәгечә, индустрияләштерү процессында тизләтелгән яңа фабрика-заводлар төзү сәясәте уздырыла. «Госуниверстрой» 1925 елда — «Татстрой», 1927 елда «Казгосстройконтора» итеп үзгәртелә. 1929 елда Татарстанда сәнәгатьнең әйдәүче тармакларында төзелеш һәм реконструкцияләү планы төзелә. 1 нче бишьеллыкта (1929–1933) 26 фабрика һәм завод (293 млн сум капитал салу), шулай ук республикада куәтле җылылык электр станциясе төзү күздә тотыла. Төзелештә мәшгуль халыкның шактый өлешен сезонлы эшчеләр тәшкил итә. 1932 елда Магнитогорск шәһәре төзүчеләре тәҗрибәсе буенча ел әйләнәсе эшләүгә күчеш ясала.

1930 елларда, авыр индустрия үсеше һәм энергетика куәтләре арту нәтиҗәсендә, төзелеш оешмалары структурасында үзгәрешләр була. Авиация комбинатын төзү өчен — «Авиастрой» оешмасы, Дербышки посёлогында 237 нче заводны төзү өчен Капиталь төзелеш идарәсе «Казанпромстрой» тресты (Йошкар-Ола шәһәрендәге «Марпромстрой», Волжск шәһәрендәге «Марбумстрой» конторалары белән) оештырыла. 1930 еллар ахырында Казанда эшләгән күпсанлы төзелеш оешмалары тармак буенча Кораллану, Авиация һ.б. халык комиссариатларына буйсына. Бу чорда сәнәгый төзелештә индустриаль алымнар (шул исәптән эре панельле төзелеш — 1934 елдан) гамәлгә кертелә, яңа төзелеш материаллары (бетон, тимер-бетон), машиналары һәм механизмнары (измә туглагычлар, бетон туглагычлар, измә насослар һ.б.) кулланыла башлый. Индустрияләштерү барышында Татарстанда 70 тән артык эре, 300 ләп уртача зурлыктагы һәм вак предприятиеләр төзелә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, күп кенә гражданлык объектларында эшләр туктала. Тиз арада эвакуацияләнгән заводларны эшләтеп җибәрү һәм хәрби сәнәгать комплексының яңа куәтләрен (авиация заводлары, 230, 237, 294 нче заводлар, Казан төгәл машиналар төзү заводы һ.б.) эшкә җигү таләп ителә. 1941–1945 елларда 22 предприятие төзелә.

Сугыш тәмамланып, таркалу хәлендәге җитештерү һ.б. максатлардагы объектлар торгызылганнан соң, яңа төзелешләр җәелә. Казанда компрессорлар, электромеханика, җылылык үлчәү приборлары һәм автоматлаштыру чаралары (хәзер «Теплоконтроль»), трактор моторлары ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы машиналары өчен запас частьлар (хәзер «Вакууммаш» һ.б.) заводлары төзелә.

Нефть чыгару сәнәгате барлыкка килү белән, нефть чыганакларын җиһазлау буенча төзелеш-монтаж конторасы булдырыла (1945). 1949 елда Бөгелмә шәһәрендә Татарстан территориаль төзелеш идарәсе (ТТСУ) оештырыла, аның составына төзелеш индустриясенең республиканың көньяк-көнчыгышындагы барлык төзелеш, механикалаштырылган, автотранспорт оешмалары һәм предприятиеләре керә. Шәһәр тибындагы Баулы, Карабаш посёлокларында, Әлмәт шәһәрендә нефть өчен 100, 200, 400 м3 сыешлы резервуарлар, нефть промыселлары товарлыклы паркларының беренче чиратлары, Бөгелмә шәһәрендә һәм Әлмәт районының шәһәр тибындагы Рус Акташы, Түбән Мактама посёлокларында беренче насос һәм электр дегидрон җайланмалары, кирпеч заводлары корыла. 1954 елда ТТСУ җирлегендә «Бөгелмәнефтьстрой» (хәзер «Стройтрест» АҖ), «Ромашкинонефтьстрой» (соңрак «Лениногорскнефтьстрой») һәм «Әлмәтнефтьстрой» (хәзер «Татнефтьгазстрой» АҖ составында) трестлары оештырыла. Алар тарафыннан Бөгелмәдә механика һәм тимер-бетон эшләнмәләр, Миңлебайда газ эшкәртү, Лениногорскида автоматлаштыру чаралары һәм нефть җиһазларын ремонтлау, Әлмәттә спираль җөйле торбалар һәм тутыру электр насослары заводлары җитештерү куәтләре, шәһәр тибындагы Тихоновка, Миңлебай, Карабаш, Азнакай посёлокларында товарлыклы парклар һ.б.; нефть, газ һәм химия сәнәгате өчен магистраль газүткәргечләрдә насос, компрессор, газ кудыру станцияләре, торба үткәрүле магистральләр һ.б. объектлар төзелә.

1950 елларның 2 нче яртысында республикада эре җитештерү объектлары, шул исәптән Казанда «Теплоконтроль», «Искож», матем. машиналар, «Сантехизделия» заводлары, химия, мех комбинатлары, ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, төзелеш индустриясе һәм төзелеш материаллары сәнәгате, азык-төлек җитештерү сәнәгате объектлары һ.б. төзелә һәм киңәйтелә. Бу эшләр барышында 1950 еллар ахырында 3 нче төзелеш-монтаж тресты (соңрак «Казанпромстрой» тресты) булдырыла. 1956 елда Татарстан ХКС составында Төзелеш идарәсе оештырыла; ул төрле министрлыклар карамагындагы барлык җирле төзелеш оешмаларын берләштерә, нәтиҗәдә эшләрнең күләме арта. 1958 елда, республикада химия сәнәгате үсешенә бәйле рәвештә, «Химэнергострой» тресты (1963 елдан «Казанхимстрой») төзелә, ул Казанда органик синтез, химия, «Полимерфото», фотожелатин заводларын, дару препаратлары, җөй-хирургия материаллары предприятиеләре комплексын һ.б.ны төзүдә катнаша. Казан органик синтез заводы төзелеше күп катлы биек, зур күләмле химия аппаратлары коруда индустриаль алымнар куллану мәктәбе була.

1960 еллар башында капиталь төзелеш күләменең үсә баруын тәэмин итү максатында союз һәм республикага буйсынулы яңа төзелеш оешмалары һ.б. төзелеш комплексы структуралары, шул исәптән Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе предприятиеләре төзү өчен «Татэнергострой», Түбән Кама ГЭСын төзү өчен «Камгэсэнергострой», эчке сантехниканы монтажлау һәм тышкы коммуникацияләрне сузу эшләрен башкару өчен «Казанспецстрой» тресты, шулай ук элек гомумтөзелеш трестлары составында булган механикалаштыру базаларын берләштергән «Строймеханизация-3» тресты төзелә.

1965 елда Казанда энергетика объектларын төзү мәсьәләләрен хәл итү өчен 5 нче төзү-монтаж идарәсе (хәзер «Теплоэнергострой-2» төзелеш идарәсе АҖ) оештырыла. Аның тарафыннан ТЭЦ-3 корыла, куәтләре арттырылып, ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2 реконструкцияләнә, магистраль җылылык үткәргечләр, югары басымлы газүткәргечләр сузыла, газ бүлү пунктлары урнаштырыла һ.б. 1968 елда, Зеленодольск суднолар төзү заводында, Серго исемендәге заводта төзелеш күләме арту һәм торак-гражданлык объектларын төзүгә заказлар күбәю сәбәпле, 3 нче төзү-монтаж тресты (хәзер Сәнәгать-төзелеш фирмасы) булдырыла.

1970 елда СССР Сәнәгать министрлыгына буйсынудагы эре республика төзелеш комплексы — Баш төзелеш идарәсе («Главтатстрой») оештырыла. 1970–1990 елларда республикада капиталь төзелеш буенча гаять зур күрсәткечләргә ирешелә. Гамәлдә төзелеш һәм реконструкция халык хуҗалыгының барлык тармакларында алып барыла. 60 тан артык эре предприятие сафка бастырыла. 1929–1990 елларда барлык 232 эре сәнәгать һәм төзелеш индустриясе предприятиесе төзелә. Илне индустрияләштерү нәтиҗәсендә күбрәк җыелма, тимер-бетон, корыч конструкцияләр, панельләр кулланыла башлый. «Татнефть» ҖБндә нефть промыселлары җир өсте корылмаларын блоклап төзү киң җәелә, республикада беренче тапкыр электр белән эретеп ябыштыру, торбаларны автоматлаштырылган өзлексез линияләрдә чистарту һәм изоляцияләү үзләштерелә. «Түбәнкаманефтехим» ҖБн төзегәндә уңышлы рәвештә, әүвәл узелларны җирдә җыеп, эре блоклар рәвешендә монтажлау кулланыла һәм дөньяда беренче тапкыр төзү-монтаж һәм сафка кертү-көйләү эшләре берьюлы башкарыла. Кама автомобиль заводын төзү вакытында яңа төзелеш конструкцияләре һәм технологияләре, шул исәптән субайлар кагып нигез салу, җыю һәм монтажлауның конвейер алымы гамәлгә кертелә, нәтиҗәдә, өлешләп монтажлау белән чагыштырганда, хезмәт җитештерүчәнлеге күпкә арта, төзелеш вакыты кыскара, үзкыйммәт кими һәм төзү-монтаж эшләренең сыйфаты яхшыра. Әмма төзелеш материаллары, техника, җиһазлар һәм квалификацияле төзелеш планнары һәрвакытта да үтәлми. Еш кына сәнәгый төзелеш тиешенчә фәнни, техник-икътисади һәм экологик яктан нигезләнми алып барыла.

1990 елларда җитештерүнең кимүе предприятиеләр тарафыннан һәм дәүләт бюджетыннан капиталь төзелешкә юнәлтүле финанс чараларының азаюына китерә. Республикада инвестицияләү активлыгының түбәнәюенә бәйле рәвештә җитештерүгә йөз тоткан объектлар төзүгә заказлар кыскара. Җитештерү өлкәсенә капитал салулар белән, башлыча, предприятиеләр һәм оешмалар үзләре шөгыльләнә; 1995 елда файдалануга 12 сәнәгать бинасы тапшырыла. Төзелеш индустриясе предприятиеләре күпләп торак һәм социаль-мәдәни, көнкүреш объектлары төзүгә юнәлеш ала. Соңгы елларда сәнәгый төзелешкә инвестицияләр күләме яңадан арта (шул исәптән җәлеп ителгән акчалар хисабына да). Соңгы елларда эре сәнәгать предприятиеләре: «ТАИФ-НК» АҖ бензин заводы, «ТАНЕКО» АҖ нефть эшкәртү заводлары комплексының беренче чираты, тоташ металл кордлы шиннар заводы (барысы да Түбән Камада), «ИНВЕНТ» компанияләр төркеменең кабель, электр техникасы һәм торбалар продукциясен җитештерүче заводлары, «Нәфис» компанияләр төркеменең май экстракцияләү һәм май заводлары (барысы да — Казанда), «Алабуга» аерым икътисади зонасындагы нефть химиясе, автомобиль продукциясе, төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр.

2013 елда сәнәгый максатлардагы 129 бина (гомуми мәйданы — 198253 м2) файдалануга тапшырыла, дизель ягулыкны гидрочистарту (елга 2 млн т), газ эшкәртү (елга 140 млн м3), кирпеч җитештерү (елга 5 млн данә) куәтләре сафка баса.

Татарстан төзелеш комплексы барлыкка килү һәм үсешенең барлык этапларында проектлау оешмалары мөһим роль уйный. Аларның иң зурысы — ГипроНИИавиапром, ул 1941 елда самолётлар һәм авиация двигательләре җитештерүне оештыру белән бәйле эшләрне башкару өчен махсус проектлау бригадасы (СПБ-6) буларак оештырыла. Хәзерге вакытта институт ген. проектлау оешмасы вазифаларын башкара, сәнәгатьнең төрле өлкәләренә караган предприятиеләрне һәм торак-гражданлык объектларын комплекслы проектлауны предприятиеләр, биналар һәм корылмалар төзелешенә, әйләнә-тирәне саклауга, биналар һәм корылмаларның техник торышын тикшерүгә инвестицияләрнең нигезләмәләрен эшләүне гамәлгә ашыра. 1950 елда Казанда «Татнефтьпроект» проект конторасы (хәзер «Нефтьхимпроект» АҖ) — «Татнефть» берләшмәсенең структур подразделениесе төзелә, ул нефть чыганакларын комплекслы җиһазлау объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча проектлау-смета документларын эшләү, нефтьне кабул итү, саклау, әзерләү объектларын проектлау белән шөгыльләнә. 1987 дә, исәпләү техникасы һәм информатика предприятиеләрен проектлау өчен, Казанда «ГИПРО ВТИ» институты оештырыла.

Әдәбият  

Советской Татарии 40 лет. К., 1960;

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. К., 1979. Т. 2;

История Казани: В 2 кн. К., 1988–91;

Анализ и основные направления развития и размещения производительных сил Республики Татарстан. К., 1996;

Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. К., 2001;

Архитектурно-строительный комплекс Республики Татарстан: История, биография, свершения, надежды. К., 2005.

Автор — Г.Я.Мәүлетова