Биографиясе

1882 елның 5 (17) декабре, Чистай шәһәре – 1950 елның 4 мае, Мәскәү.

1908 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый. 1909 елдан Казан университеты каршындагы Бактериология институтында, 1916 елдан Эпидемиология һәм микробиология институтында (Петроград).

1918–1932 елларда Казан университетында, 1920 елдан профессор һәм микробиология кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта ГИДУВның шул исемдәге кафедрасы мөдире. 1925–1930 еллардада ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты каршында аның тырышлыгы белән ачылган Төбәк микробиология институты директоры.

1932 елдан Хәрби-медицина академиясенең (Ленинград) микробиология кафедрасы башлыгы.

Фәнни эшчәнлеге

Аристовский фәнни эшчәнлеген 1909 елда И.Г.Савченко җитәкчелегендә Бактериология институтында башлый. 1916 елда Кронштадттагы «Александр I» фортында чумага каршы препарат эшләү лабораториясенә командировкага җибәрелә, анда профессор Е.С.Лондон җитәкчелегендә столбняк (йогышлы тартышу) авыруына каршы антитоксин сыркындысы әзерләнә, столбняк токсинының актив фракциясен бүлеп чыгару ысулы эшләнә.

Тикшеренүләре йогышлы авырулар микробиологиясе, иммунологиясе, патогенезы: кайтма һәм тимгелле тиф, дифтерия, скарлатина, туберкулез, сифилис авыруларын өйрәнүгә карый. Боррели культурасын саклау һәм үстерү өчен В.М.Аристовскийның кайтма тиф белән авыручы кеше каныннан алынган спирохетлар (махсус мохит булдыру) үрчетүне җәелдерү эшләре, кайтма тиф патогенезын һәм иммунитетын өйрәнүе белән аеруча уңыш казана. Иммунитетның кайтма тиф вакытында үзенчәлеге трипонемаларда антиген төзелешнең гадәттән тыш төрле һәм үзгәреп торучанлыгы белән бәйле икәнен исбатлый.

В.М.Аристовскийның дифтерия, скарлатина һәм туберкулезны өйрәнүгә караган хезмәтләре дә иммунологиягә бәйләнгән. Ярадагы, бигрәк тә анаэроб йогышлы авыруларның микробиологиясен һәм иммунологиясен, санитар бактериологияне өйрәнүгә зур өлеш кертә. Аның тарафыннан анаэробиозның теоретик мәсьәләләре, патоген клостридийларын үстерү техникасы һәм анаэроб йогышлы авыруларга бактериологик анализ үткәрү этаплары, столбняк һәм куыклы йогышлы шешләр патогенезы һәм иммунитеты, бу авыруларны булдырмауның махсус ысуллары һәм дәвалау юллары эшләнә.

Анаэробларны аз кислородлы мохитта үстерү приборы (Аристовский анаэростаты) кафедрада эшләнә һәм 1937 елдан дөньядагы барлык бактериологик лабораторияләрдә кулланыла.

В.М.Аристовский йогышлы авыруларга бактериологик диагноз кую буенча фронт лабораторияләре өчен гамәли кулланма төзи. Хәрби-медиөина академиясе һәм Ленинград фронтының эвакогоспитальләре өчен бактериологик тикшеренүләр үткәрә.

В.М.Аристовский Ленинград хәрби округы медицина хезмәтендәге һәм Баш хәрби-медицина идарәсендәге гаскәрләрдә йогышлы авырулар булдырмау мәсьәләләре буенча даими консультант була.

Хезмәтләре

Новая питательная среда для культивирования спирохет Obermeiera // Казанский медицинский журнал. 1925. Т. 21, № 7–8.

О некоторых основных законах возникновения, развития и угасания эпидемий // Казанский медицинский журнал. 1929. Т. 25, № 2.

Медицинская микробиология. Л., 1945.

Әдәбият

Королюк А.М. К 100-летию со дня рождения Вячеслава Михайловича Аристовского // Журнал микробиологии, эпидемиологии, иммунологии. 1983. № 3.