1926 елда нигез салына. Шулай ук Түбән Чилчә исеме белән билгеле.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән ТАССРның Алабуга өязе Салагыш волостенда, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Салагыш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет бар (2015 елдан).

Халык саны

1926 елда – 92,
1938 елда – 139,
1949 елда – 137,
1958 елда – 111,
1970 елда – 122,
1989 елда – 70,
2002 елда –54,
2010 елда – 30,
2015 елда – 47 кеше (татарлар).