Эчтәлек

Табигатьтә галит минералы рәвешендә очрый. Ике халәттә киң таралган: каты — NaCI елның (% ларда) уртача микъдары таш тозда — 92-98,8, утырмаларда — 77-95; эремәләрдә — диңгез суында — 0,6 (Каспий диңгезе), 2,7 (Җир шары океаны), тозлы күлләрнең табигый эремәсендә — 7,3 (Баскунчак күле, РФ), 25,9, (Хуҗа-Мумын күле, Төркмәнстан Республикасы), җир асты минераль суларында — 5 тән күбрәк (кара Җир асты сулары). Кулланылышына карап азык-төлек (тулаем җитештерүнең 50% ы), техник (40%) һәм терлек азыгы (10%) тозына бүленә. Аш тозын чыгару, табигатьтәге тозлы сулардан һәм диңгез суыннан табигый рәвештә һәм заводта парга әйләндерү юлы белән алалар. Дөнья күләмендә елына 190-215 млн т аш тозы җитештерелә, төп җитештерүчеләре — АКШ, Кытай, Германия һәм Россия (елына 8-10 млн т) һ.б. РФдә тоз чыгару Башкортстанда (Бөтенроссия җитештерү күләменең 40%), Әстерхан (23%), Иркутск (13%), Оренбург (4%) һәм Волгоград (4%) өлкәләрендә һ.б. регионнарда гамәлгә ашырыла.

ТР территориясендә аш тозы җитештерү өчен яраклы булган гидроминераль чималның ике төре ачыкланган: палеозой утырмаларының җир асты тозлы сулары һәм нефть промыселы тондыру бассейннарының җыелма сулары. Татарстанның көнбатышында (Зөя авылы янында) 90 нан алып 200 м га кадәр тирәнлектә, составында 62 г/л га кадәр һәм көнчыгышында (Азнакай, Әгерҗе һәм Минзәлә районарында) якынча 600 м тирәнлектә 27 дән алып 280 г/л га кадәр NaCI булган тозлы сулар ачыкланган. 1,2 м га кадәр калынлыктагы таш тоз катламнары һәм линзалары Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Лаеш районнарында һәм Казан тирәсендә табылган, ТР халык хуҗалыгының аш тозына еллык ихтыяҗы 160 мең т дан артыграк, шул исәптән азык-төлек өчен 70 мең т, терлек азыгы өчен 50 мең т дан артык һәм техник максатларда 40 мең т чамасы. Барлык аш тозы ТРга Оренбург, Әстерхан өлкәләреннән һәм Украинадан кертелә.

Аш тозы халык хуҗалыгының күп тармакларында: азык-төлек сәнәгатендә, терлекчелектә, медицинада, химиядә (Na, CI, HCI, инсектицидлар, хәрби максатларда агулы матдәләр һ.б. ясау өчен), күн, нефть (бораулау измәләре өчен) сәнәгатендә һ.б. киң кулланыла.

Әдәбият

Минеральное сырьё. Соли минеральные: Справ. М., 1999.

Авторлар — Ю.В.Баталин, А.К.Вишняков