Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Чутай исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу, пыяла ясау, балта эше, такта яру, киез итек-киез җитештерү, олаучылык, сәүдә эше тарала. Казан артының төрле авылларында гыйбадәтханә һәм сәүдә биналары төзүче ташчылар зур абруй казана.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша, 2 мәчет (1854 елда – агач, 1901 елда таш мәчет төзелә), 2 мәдрәсә, су тегермәне (1897–1960 елларда), берничә сәүдә ноктасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1643 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Түбән Чутай волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Нөнәгәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл көч” колхозы (беренче рәисе – Г.Зарипов), 1934 елдан “Кызыл юл” колхозы оештырыла, 1958 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Волга” колхозы, 1969 елдан – “50-летия ВЛКСМ” колхозы, 1990 елдан “Кызыл юл” колхозы составында. 1995 елдан “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, соңрак “Кызыл юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (башта элеккеге мәдрәсә бинасында, 1935 елда яңа бина төзелә), соңрак – тулы булмаган урта мәктәп, 2011 елда – башлангыч, 2017 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә. Авыл клубы (1946 елда, 1997 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1977 елдан), фельдшер-акушерлык пункт, китапханә (1936 елдан), мәчет (2011 елдан) бар.

Авылның көньяк-көнбатыш ягында Чутай археология табылдыклары (неолит, бронзаның соңгы чоры дәверләре) ачыклана.

Күренекле кешеләре

В.Г.Булатов (1925–1988) – Советлар Союзы Герое, Җиңү парадында катнаша (1945 елда);

А.Ф.Галимҗанов (1959 елда туган) – физика-математика фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты;

Н.С.Гарифҗанов (1920–1970) – физика-математика фәннәре докторы.

Халык саны

1742 елда – 185,
1762 елда – 250 ир-ат;
1795 елда – 509,
1859 елда – 942,
1884 елда – 1154,
1926 елда – 1733,
1938 елда – 1382,
1949 елда – 831,
1958 елда – 708,
1970 елда – 665,
1979 елда – 559,
1989 елда – 435,
2002 елда – 510,
2010 елда – 475,
2015 елда – 481 кеше (татарлар).