Тарихы

Республиканың төньяк-көнчыгышында урнаша. Татарстан ҮБК Президиумының 1921 ел 20 июль карары нигезендә Минзәлә кантонының 18 волосте җирлегендә оештырыла.

Үзәге — Чаллы шәһәре. Чаллы кантонының чикләре һәм адм. бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1928 елда аның составына Алабуга кантоны кертелә. 1923 елда Чаллы кантонының мәйданы — 7115 км2, 1926 елда — 7132 км2, 1929 елда 10572 км2 тәшкил итә. 1921 елда кантон 18 волостьтан, 1 шәһәр пунктыннан һәм 335 авыл торак пунктыннан тора. ТАССР дагы 1924 елгы административ-территориаль реформа нәтиҗәсендә Чаллы кантонында волостьлар саны 11 гә калдырыла (Абдул, Акташ, Афанас, Әхмәт, Зәй, Кармалы, Кузай, Нөркәй, Сарман, Чаллы, Шәңгәлче волостьлары), 1 шәһәр һәм 512 авыл торак пунктлары була; 1929 елда 17 волость (Алабуга кантонының 6 волостен — Алабуга, Исәнбай, Камай, Костенеево, Салагыш, Черкас волостьларын кушканнан соң), 1 шәһәр һәм 1 эшчеләр посёлоклары һәм 764 авыл торак пункты исәпләнә.

БҮБК Президиумының 1930 ел 10 август карары нигезендә районнарга бүленешкә күчүгә бәйле рәвештә Чаллы кантоны Акташ, Бондюг, Алабуга, Красный Бор, Сарман, Чаллы һәм Ширәмәт районнарына бүленә.

Халкы

1922 елда Чаллы кантонында 233408 кеше (татарлар — 56%, руслар — 41%), 1926 елда 213591 кеше (татарлар — 54,1%, руслар — 43 %) яши. Шәһәр халкы — 3874 кеше, авыл халкы — 209717 кеше.

Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы — 1 км2 га 30 кеше. 1929 елда — 343860 кеше (1926 елгы халык исәбе буенча).

Хуҗалыгы

Чаллы кантонында металл һәм агач эшкәртү, азык-төлек, полиграфия сәнәгатьләре предприятиеләре эшли; кустар-һөнәрчелек җитештерүе белән 3,8 меңгә якын кеше шөгыльләнә (1926).

1924 елда — 192 мәктәп (шул исәптән 190 — 1 нче баскыч мәктәбе), 16 китапханә, 7 уку өе; 1927 елда 219 мәктәп (шул исәптән 211 — 1 нче баскыч, 2 — 2 нче баскыч, 2 — җидеееллык, 2 — крәстиян яшьләре мәктәпләре) була.

1922 елда чәчүлек мәйдан 97670 га; 1925 елда 199342 га, шул исәптән арыш чәчүлекләре — 94169 га, бодай — 4465 га, солы — 40148 га, карабодай — 18658 га, борай — 4744 га, бәрәңге — 4346 га, ясмык 4047 га тәшкил итә.

1922 елда — 47412 крәстиян хуҗалыгы, 1925 елда 46035 крәстиян хуҗалыгы, 70 авыл хуҗалыгы кооперативы була; 312303 баш терлек, шул исәптән 38772 ат, 71508 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 36828 сыер), 169876 баш мөгезле вак терлек (151804 сарык, 18072 кәҗә); 32146 дуңгыз исәпләнә.

Чыганаклар

Статистический справочник по промышленности ТССР. К., 1924; 

Статистический справочник по сельскому хозяйству. К., 1925; 

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928. Т. 3; 

1929. Т. 9; Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике: В 5 вып. К., 1928–29; 

Административно-территориальное деление Союза ССР и список важнейших населённых пунктов. М., 1929; 

Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.

Автор — С.А.Фәйзуллин