Биографиясе

1866 елның 16 гыйнвары, Казан  губернасы, Чистай өязе Дмитриевка авылы — 1918 елдан соң.

Дворяннар нәселеннән.

Җирбиләүче (Чистай өязендә 992 дис. җире була).

Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1891). 1891–1900 елларда Чистай өязе земство идарәсендә 3 нче участок башлыгы.

1900–1904 елларда Казан земство идарәсе рәисе, 1904–1912 елларда Казан губернасының авыл хуҗалыгы инспекторы.

Земство эшлеклеләре киңәшмәсе (Санкт-Петербург, апрель 1903), Бөтенземство съездлары (Санкт-Петербург, 1904 елның  ноябре; Мәскәү, 1905 елның  апреле) эшендә катнаша.

«Унҗиденче октябрь берлеге» партиясенең Казан бүлеге әгъзасы.

1912–1917 елларда 4 нче Дәүләт Думасы депутаты, сәүдә-сәнәгать комиссиясе әгъзасы (секретаре).

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены, бронза медаль белән бүләкләнә.

Автор —  Л.М.Айнетдинова