Биографиясе

1875 елның 12 июне, Тобол губернасы Төмән шәһәре – 1943 елның 11 июле, Казан.

Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлый (1902 ел).

1911–1912 елларда чит илләрдә (Вена, Берлин, Фрейнбург шәһәрләрендә) эшли.

1903–1943 елларда Казан медицина институтында, 1920 елдан госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Н.К.Горяев кан ясалу органнары морфологиясен, физиологиясен, патофизиологиясен өйрәнә, гематологик тикшеренүләрнең методикасын һәм техникасын әзерли.

Канны тикшергәндә файдаланыла торган санау камерасы өчен челтәр – Горяев санау камерасын (Германиядә эшләнә) тәкъдим итә.

Хезмәтләре гематологик тикшеренүләр техникасына, яман анемия, талак авыруларын дәвалауга карый.

Н.К.Горяев төрле эчке органнар авырулары буенча 60 тан артык уникаль гематологик рәсемле таблица төзи.

Н.К.Горяев Татарстанда кан күчереп салу хезмәтен оештыруга зур өлеш кертә.

Хезмәтләре

Материалы к вопросу о движениях и иннервации селезёнки. Казань, 1910;

Материалы к вопросу о кумысолечении при лёгочном туберкулёзе // Казан. мед. журн. 1930. № 5–6.

Әдәбият

Профессор Н.К.Горяев // Казан. мед. журн. 1933. № 1–2;

Билич И.Л. Николай Константинович Горяев. Казань, 1971.