- РУС
- ТАТ
җылылык физикасы өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1984), профессор (1992)
1944 елның 16 маенда Мәскәүдә туа.
1967 елда Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесен (МВТУ) һәм 1969 елда Мәскәү университетын тәмамлый.
1967–1971 елларда — МВТУда, 1971–1975 елларда — Бөтенсоюз җылылык техникасы институтында, 1975–1989 елларда Бөтенсоюз «Энергия» ФҖБ АЭС фәнни-тикшеренү институтында эшли.
1989–1998 елларда АЭС куркынычсызлыгы буенча Электрогорск фәнни-тикшеренү үзәге директоры (Мәскәү өлкәсе).
1998–2002 елларда РФнең атом энергетикасы буенча министры урынбасары.
2002–2004 елларда «Группа МДМ» АҖ финанс-сәнәгать корпорациясенең вице-президенты.
2005 елдан «Энергомаш-Альянс» АҖнең ген. директор урынбасары, бер үк вакытта, 2006 елдан, Табигый монополияләр проблемалары институтының директор урынбасары (Мәскәү).
Хезмәтләре АЭСларда җылылык-масса алмашуга, атом-төш энергетикасы җайланмаларына һәм аларның куркынычсызлыгы мәсьәләләренә карый.
Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.
Динамики многофазных сред. М., 1982 (автордаш).
Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.