Төньяк ярымшарда таралган. Яфраклы һәм катнаш урманнарда, кагыйдә буларак, яшь усаклыкларда үсә.

Татарстан территориясендә 2 формасы таралган: кызыл усак гөмбәсе һәм сары-коңгырт усак гөмбәсе. Июньнең икенче яртысыннан октябрьгә кадәр, зур булмаган төркемнәрдә еш очрыйлар.

Эшләпәсенең диаметры 25 см га кадәр, кырые белән сабына ныклап сарылган, кызыл усак гөмбәсенең коңгырт-кызыл яки кызгылт сары төстә, сары-коңгырт усак гөмбәсенең шома яки берникадәр бәрхетсыман. Йомшагы тыгыз, ак, сындырганда зәңгәрләнә, аннары карала. Споралы порошогы коңгырт.

Сабы 20 см га кадәр озынлыкта, аска таба юанаеп тора, соргылт-ак, карасу тәңкәчекләр белән капланган.

Ашарга яраклы.