Биографиясе

1207 елның 30 сентябре, Әфганстан, Бәлх шәһәре – 1273 елның 17 декабре, Төркия, Конья шәһәре.

Фарсы һәм төрки телләрдә язган.

Атасы – күренекле дин галиме Баһаветдин Вәләд сәлҗүк солтаны Галәветдин Кәй-Кубадка хезмәт итә.

Атасы вафатыннан соң (1231 ел) Җ.Руми аның урынына кала.

Иң дәрәҗәле, иң абруйлы дин әһелләренә генә бирелә торган «Мәүләнә» (төрекчә), «Мәүләви» (фарсыча) («хуҗабыз», «остазыбыз») дигән исем йөртә. Шул исемдәге Мәүләвия суфичылык тарикатен төзи.

«Руми» тәхәллүсе исә Көнчыгыш Рим (Византия) империясенә кергән, Рум дип аталып йөртелгән Кече Азиягә нисбәтле кабул ителгән.

Иҗаты

Җ.Руми – 15 ел дәвамында язылган, 6 томнан торган «Мәснәви-и-мәгънәви» («Гыйбрәтле мәснәвиләр», 52 мең юл) поэмасы авторы. Әсәр фарсы халыкларының фольклор үрнәкләрен – хикәят, риваятьләрен туплаган, Коръән аятләре һәм хәдисләрнең мәгънәсен тәфсирләп аңлаткан җыентык.

Шагыйрь үзенең иҗатында Илаһи хакыйкатьне танып белү юллары, җан, язмыш һәм кеше ихтыяры турында уйлана, кеше табигатенә хас кимчелекләрне тәнкыйтьли, рухи камиллеккә, төрле конфессия вәкилләрен һәм идарәчеләрне үзара татулыкка чакыра.

«Көллияте Шәмс Тәбризи» исемле 60 мең шигъри юлны берләштергән газәлләр җыентыгы рухи остазы Шәмсетдин Мөхәммәткә багышланган.

Эчтәлеге суфичылык тәгълиматындагыча кешене илаһилаштыру, галәмдәге һәрнәрсәне универсаль эчтәлекле Илаһият белән кушылу дип пантеистларча аңлатудан гыйбарәт.

Җыентыктагы газәлләр суфичылык символларына корылган, искиткеч музыкаль һәм экстатик кичерешләр белән сугарылган.

Җ.Руми фәлсәфи юнәлештәге чәчмә әсәрләр авторы да: «Фиһи ма фиһи» (Ибне Гарәби касыйдәсеннән алынган гыйбарә: «Аның эчендәгесе – эчендәдер»), «Мәвагыйз әл-мәҗалис әс-сәбәгъ» («Җиде мәҗлес вәгазьләре»), «Мәктүбат» («Хатлар»).

Җ Руми иҗаты татар шагыйрьләре Өмми Камал, Мөхәммәдъяр, Колшәриф, Һ.Салихов, Ә.Каргалый, Ш.Зәки, Г.Тукай һ.б.ның фәлсәфи-эстетик һәм этик карашлары формалашуга йогынты ясый.

«Мәснәви-и-мәгънәви» поэмасы Г.Утыз Имәни тарафыннан күчерелә һәм шәрехләнә, татар мәдрәсәләрендә фарсы теле һәм әдәбияты дәреслеге буларак хезмәт итә.

Җ.Руми мирасы Г.Таһирҗанов, Ш.Абилов, Ә.Шәрипов, Х.Миңнегулов һ.б. тарафыннан өйрәнелә.

Әдәбият

Фиш Р. Джалалиддин Руми. М., 1972.

Акимушкин Ф.О. Вдохновенный из Рума: Поэма о скрытом смысле. М., 1986.

Миннегулов Х. Целитель человеческих душ // Татарстан. 2007. № 18.

Хәкимҗан Ф. Мәүлана Мөхәммәт Җәләлетдин Руми (1207–1273) // Милли мәдәният. 2007. № 13.

Автор – Р.К.Ганиева