Биографиясе

1870 елның 22 сентябре, Казан губернасы Ядринск шәһәре – 1933 елның 26 августы, Казан шәһәре.

Лазарев исемендәге Шәрык телләре институтын тәмамлый (1894, Мәскәү). 1895–1919 елларда Казанда: 1899 елга кадәр Казан керәшен татар мәктәбендә татар теле, 1919 елга кадәр Казан укытучылар семинариясендә география укыта; 1901–1917 елларда татар, чуаш телләрендәге басмаларны нәшер итү эшләре комитетында цензор.

1917 елдан Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнография институтында профессор. 1920–1923 елларда Халык мәгарифе гамәли институтында (Сембер шәһәре), 1923–1926 елларда Азәрбайҗан университеты Шәрык факультетының тюркология кафедрасы мөдире (Баку), 1926–1931 елларда Көнчыгыш педагогия институтында (Казан).

Фәнни эшчәнлеге

Ашмарин чуаш телен, аның халык авыз иҗатын һәм чуаш халкы тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә, чуашлар килеп чыгышының болгар теориясен яклый. Чуаш теле сүзлеген төзи. Татар әдәбияты белеменнән фәнни хезмәт авторы (1901, хезмәт татар телендә 1913 елда кабат басыла).

Хезмәтләре

Очерки литературной деятельности татар-мухамедан в 1880–1895 гг. Казань, 1901.

Опыт исследования чувашского синтаксиса. Казань, 1903. Ч.1, Симбирск, 1923. Ч.2.

Подражание в языках Среднего Поволжья. Баку, 1925.

Словарь чувашского языка. Казань–Чебоксары, 1928–1950. Вып. 1–17.

Әдәбият

Егоров В.Г. Н.И.Ашмарин как исследователь чувашского языка (к 100-летию со дня рождения). Чебоксары, 1970.

Егоров В.Г. Н.И.Ашмарин – основоположник чувашского языкознания: Сборник статей. Чебоксары, 1971.

Федотов М.Р. Н.И.Ашмарин: Краткий очерк о жизни и деятельности. Чебоксары. 1995.

Автор – А.Е.Никифоров