Биографиясе

1889 ел, Оренбург губернасы Орск шәһәре – 1927 елның 31 декабре, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген Орск шәһәрендә татар театр труппасында башлый. 1920 елда З.Солтанов һәм К.Тинчурин җитәкчелегендәге Самара татар драма һәм музыка студиясендә укый, 1922–1927 елларда Татар академия театры труппасында.

Иҗаты

Актерга сәхнәдә үзенең барлык иҗат мөмкинлекләреннән оста файдалану, чагылдыру чаралары колачының киңлеге, шулай ук персонажларның эчке дөньясына тирән үтеп керә белү хас.

Ул башкарган аеруча күренекле образлар: Иван Грозный («Иван Грозныйның үлеме», А.Толстой, 1923), романтик, бунтарь Стенька Разин («Степан Разин», В.Каменский, 1925), көчле сатирик Гайнетдин («Һиҗрәт», Н.Исәнбәт, 1924), Юныс хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Шакирҗан («Качыгыз, шартлый!», К.Тинчурин), Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи), Фәтхулла («Тигәнәк», Ә.Рахманкулов).

Әдәбият

Сәлимҗанов Х. Артист язмалары. Казан, 1966.