Биографиясе

1943 елның 19 июле, Казан –  2001 елның 10 феврале, шунда ук.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1971 ел).

«Яшь ленинчы» газетасында (1970 елдан), «Чаян» журналында (1971 елдан, 1966 елдан хезмәттәшлек итә) эшли, Татарстан китап нәшриятының заказлары буенча китаплар бизи (1970 елдан).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1974 ел).

Иҗаты

Ю.А.Денисов – сатирик рәсемнәр остасы. Аның хезмәтләренә кискен вакыйга сайлый белү, көнкүреш карикатураларында җиңел юмордан алып сәяси сатирада чәнечкеле сарказмга кадәр – сәнгать формасының чарланган булуы һәм композиция камиллеге хас: «Сүзсез (Марс һәм пенсия)» (1976 ел; гуашь, акварель); «Сүзсез (Азатлык һәйкәле)» (1976 ел; гуашь). Рәсемнәрдәге контурның нечкә сызыгы сурәтләнүченең характер үзенчәлекләрен хатасыз тотып ала.

Ю.А.Денисов китапны барлык элементлары катгый закончалыкларга буйсынган бербөтен сәнгать әсәре итеп күз алдына китерә. Аның бизәвендә әдәби тексттагы персонажларның гадәти үзенчәлекләре дә тулы бер чорда яңадан тугандай була. Аның китап графикасы өлкәсе эшчәнлегендә балалар китабы аерым урынны алып тора, болар – Г.Х.Андерсенның «Әкиятләр» («Сказки») (1980 ел, Ю.М.Каспина-Вургафт белән бергәләп), Дж. Лондонның «Соры бүре» («Белый клык») (1985 ел) һәм Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» (2000 ел, тәмамланмаган) китаплары.

Күргәзмәләре

Республика күргәзмәләрендә (1967 ел дән), Мәскәүдә, зона – «Зур Идел» (1969, 1980 еллар), Бөтенсоюз журналист-рәссамнарның күргәзмәсе (1973 ел), халыкара – «Самира тынычлык өчен көрәштә» (1969, 1973, 1977 еллар) һәм «Дөнья исән, чөнки көлә белә» (1973, 1975, 1977 еллар) күргәзмәләрендә катнаша.

Ю.А.Денисов әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт шәһәре Картиналар галереясында, Габрово шәһәренең (Болгария) Сатира һәм юмор музеенда саклана.

Әдәбият

Елькович Л.Я. На линии огня. Казань, 1977;

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.             

Автор – М.Е.Ильина