- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы авыл. Бөгелмә шәһәреннән 20 км төньяк-көнбатыштарак, Карабаш сусаклагычыннан 4 км көньяктарак урнашкан
XX йөз башында (башка мәгълүматлар буенча – XIX йөздә) нигез салына.
Оешкан вакытыннан Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан – Лениногорск, 1959 елның 26 мартыннан Бөгелмә районында.
Хәзер Зур Федоровка авыл җирлеге составына керә.
1930 елда авылда “Коммунар” колхозы оештырыла, 1958 елда “Политотделец” (Елховка авылы) колхозы белән берләштерелеп, “Чапаев исемендәге колхоз” дип атала.
Авыл территориясендә хәзер эшләми торган склад урнашкан.
1920 елда – 116,
1926 елда – 114,
1938 елда – 140,
1949 елда – 240,
1958 елда – 75,
1970 елда – 60,
1979 елда – 21,
1989 елда – 13,
2002 елда – 2,
2010 елда – 2,
2015 елда – 1 кеше (рус).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.