ВЛКСМ ҮКы органы.

«Яшь эшче» журналы дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1930 елның маеннан 1932 елның декабренә кадәр Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә, барысы 32 саны чыга.

Мөхәррирләре — Г.Абдулаев, Ә.Ерикәй, Г.Ильясов, Г.Әхтәмов.

Актив авторлары арасында — И.Агишев, М.Давыдов, И.Крымов, Б.Мансуров, В.Садри, Ф.Сәхибуллин, З.Шәркый (Йосыпов) һ.б.

Журнал редакциясе белән шагыйрь М.Җәлил хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

«Ударниклар»да икътисади сәясәткә, индустриализациягә, алдынгылар хәрәкәтенә, социалистик ярышлардагы уңышларга багышланган мәкаләләр басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров