Казан университеты профессоры А.А.Штукенберг тарафыннан ачыла (1888).

Татарстан территориясендә Көнгер ярусы катламнары көнчыгыш районнарда бораулау скважиналары ярдәмендә ачыклана, Иж елгасы тамагы, Чишмә бассейны һәм башка  урыннарда аерым өскә чыгу очраклары бар.

Асылда доломитлар, ангидритлар, мергельләр, гипс һәм балчыктан торалар. Көнгер ярусының калынлыгы 120 м.

Бу токымнар 280 млн ел элек тереклек билгеләре булмаган, акрынлап тозлана барган сулыкларда ясалган.