Җир кабыгында таралуы буенча өченче урында.

Табигатьтә күптән мәгълүм, хәзерге исемен 1845 елда немец галиме Гайдингер тәкъдим итә. Химик яктан ешрак саф, кайвакыт химик (Mn, Mg һәм башкалар) һәм механик (пирит, гётит, гипс һәм башка минераллар, күмер, битум һәм башкалар) кушылмалары була. Кристаллга нисбәтле ныклыгы 2,5-3,5, уртача 3; тыгызлыгы 2,7-2,8 г/см3.

Пыяласыман ялтыравыклы. Яктылык кальцит аша үткәндә ике тапкыр үзгәрә (исланд шпаты). Үтә күренмәле, ешрак тонык төстә. Ак, соры, сары, кызылсу, көрән, зәңгәрсу һәм яшькелт төстә була. Сызыклары ак яисә төсле. Сындырганда кабырчыксыман яки баскыч-баскыч киселешле, сыегайтылган (3-5%) хлорид кислотасында кайный. Кристаллары тригональ сингонияле, кайвакыт ромбоэдрик габитус, скаленоэдрик, призматик; рәвеше таблеткасыман, таякка, энәгә охшаш, еш кына парлы һәм өчле була.

ТРда ромбоэдрик кристаллар Әлмәт (Кичүчат, Мәмәт, Чупай авыллары) һәм Кама Тамагы районнарындагы (Сөйке авылы) Казан ярусының карбонат токымнарында очрыйлар. Кальцитның полиморф (ромблы) модификациясе булып аргонит санала.

Кальцит күп очракларда, шул исәптән ТР территориясендә карбонатлы токымнар, аерым алганда, известьташлар, известьле доломитлар, мергельләр ясалышында катнашучы төп минерал, алар составында кристаллы, бөртекле, тыгыз, җирле (акбур), тишекле (известьле туф) агрегат массалар ясый. Кайбер очракта известьле шарсыман матдәләр («борчак ташлар») туплый. Сәдәф, энҗе, кайбер коралларның минерал өлешен төзи.

Цемент сыйфатында (утырма токымнар) яисә состав өлеше буларак күп кенә метаморфик токымнарда, гидротермаль руда юлларында; бушлыкларда – агып төшкән сыеклыкның катып калган формасында (мәгарәдәге сталактитлар һәм сталагмитлар) була. Эре кристаллар (берничә тоннага җитә) ярыкларда һәм бушлыкларда очрый. Төрле геологик һәм физик-химик шартларда хасил булалар.

Кристалларның электр, магнит, люминесцент һәм башка үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кулланыла. Исланд шпаты оптика сәнәгатендә кулланыла.