Биографиясе

1926 елның 15 марты, Казан губернасы, Баулы өязе Уба авылы — 2006 елның 15 июне, Казан.

Львов политехник институтын тәмамлаганнан соң (1949), «Татнефтегазразведка» трестында эшли, 1967 елдан идарәче.

1986–1991 елларда Казан геология экспедициясе башлыгы.

Хәйретдинов җитәкчелегендә ТР, Удмурт Республикасы һәм Көнбатыш Себер территорияләрендә 100 дән артык углеводород чыганаклары ачыла.

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр; ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.