Эчтәлек

Кальга 830 елларда византиялеләр ярдәме белән төзелә. Хәзәрләр үтенече буенча византиялеләр, кальга төзү өчен, спафарокандидат Петрона Каматирны юллыйлар.

Кальганың озынлыгы 193,5 м, киңлеге 133,5 м.

Шәһәрдән канау белән аерыла, диварларының калынлыгы 3,75 м, манаралары, ике капкасы була.

Вакытлар узу белән, эре сәүдә-һөнәр үзәгенә әверелә. 965 елда бөек Киев кенәзе Святослав I тарафыннан басып алына.

XII йөз уртасына кадәр рус кальгасы Белая Вежа була. Акрынлап таркала.

Әдәбият

Артамонов М.И. История хазар. Л. 1962.

Плетнёва С.А. Очерки хазарской археологии. М., 2000.

Автор – И.Л. Измайлов