Тарихы

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү (1934 елда җимерелә), чиркәү-приход мәктәбе (1889 елдан), сыраханә, шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2306 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чаллы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Богдашкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Правда», «Рассвет», «Коминтерн», «Будённовец» колхозлары оештырыла. 1958 елда барысы да «Правда» колхозына (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук юкка чыккан Чистовка авылы хуҗалыклары керә) берләштерелә. 1994 елдан – «Правда» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – «Нурлатнефтепродукт» Аакционерлык җәмгыятенең «Правда» ярдәмче хуҗалыгы, 2000 елдан – «Правда» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2005–2010 елларда шулай ук – «Богдашкино», 2010 елдан – «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Башлангыч мәктәп (1918 елдан; 1988 елдан яңа бинада, 2010 елда музей почмагы ачыла), мәдәният йорты (1936 елдан; 2016 елдан яңа бинада), китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла, 2016 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан яңа бинада), Дмитрий Солунский гыйбадәт йорты (2017 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Голосок» рус җырлары ансамбле (1998 елдан) эшли.

Җимерелгән чиркәү урынына истәлек билгесе куела (2014 елда). 2007 елда Киекле елгасы күпере төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

Г.В.Цыганов (1940–1999) – педагог, спортчы, тренер, биология фәннәре кандидаты, профессор, ТАССРның һәм РФнең атказанган физик культура хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 113 ир-ат;
1859 елда – 905,
1897 елда – 1366,
1908 елда – 1612,
1920 елда – 1872,
1926 елда – 1924,
1938 елда – 1232,
1949 елда – 1003,
1958 елда – 898,
1970 елда – 1180,
1979 елда – 810,
1989 елда – 585,
2002 елда – 608,
2010 елда – 572,
2021 елда – 436 кеше (чуашларруслар).