Учредительләр җыены әгъзалары комитеты (КОМУЧ) органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда рус телендә 1918 елның 24 августыннан 5 сентябренә кадәр 5 саны нәшер ителә.

Юнәлеше

Газетаның беренче санында «барлык дәүләт органнары һәм учреждениеләргә кичекмәстән үзләренең барлык боерык, күрсәтмәләрен, рәсми белдерүләрен бастыру өчен басмага хәбәр итәргә» дигән әмер басылып чыга.

Казан акгвардиячеләр кулында булганда газета 130 дан артык рәсми документ бастырып чыгара. Алар буенча иҗтимагый-сәяси, мәдәни-агарту, хуҗалык эшләрен, дини һәм милли мөнәсәбәтләрне, җирле власть һәм идарә органнарының ниятләрен һәм эшчәнлеген эзлекле рәвештә күзәтеп барырга мөмкин. Газетада шулай ук Ак армиянең Казан янындагы сугыш хәрәкәтләре яктыртыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров