9 төре билгеле, Россиядә – 5, Татарстан территориясендә 2 төре бар: язгы калканкыслачык (Lepidurus apus) һәм җәйге калканкыслачык (Triops cancriformis).

Калканкыслачыклар, аеруча гади төче су кысласыманнары, башында, күкрәгендә һәм корсагының алгы өлешендә яссы калканы бар. Гәүдәсе 4-5 см озынлыкта, кара көрән төстә. Күзләре калканның алгы кырые тирәсендә урнашкан. Озын мыекчаларның ике пары да редукцияләшкән. Күкрәге 10 сегменттан тора, аларның һәркайсы 6 калактан торучы бер пар аяклы. Еш кына аяк парларының гомуми саны 10-70 кә җитә (кысласыманнар арасында иң зур сан).

Язгы калканкыслачык кар суларында, җәйге калканкыслачык яңгыр суларында очрый.  калканкыслачыкларның ата затлары бик сирәк, шунлыктан кибүне, туңуны һәм 8°C ка җылынуны кичерергә сәләтле аталанмаган йомыркалар ярдәмендә үрчиләр. Йомыркалар яшәү сәләтен 7-9 ел саклый.

Калканкыслачыклар грунт кисәкчекләре белән тукланалар, саңакаяклы башка умырткасыз хайваннарга, чукмарбашларга һәм балык маймычларына һөҗүм итәләр, буа балыкчылыгына зур зыян китерәләр.

Ике төре дә саклауга мохтаҗ.

Язгы калканкыслачык ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).