Россиядә 20 ләп, Татарстанда 10 лап төре очрый.

Буа әкәм-төкәмнәре төче суда яши торган корсагаяклы моллюскларның аеруча эре төрләре, барлык төр сулыкларда да, аеруча зур булмаган суүсемнәр куаклыкларында яши.

Гадәти төрләре: гади буа әкәм-төкәме (Lymnaea stagnalis) (кабырчыгының озынлыгы 60 мм га җитә); саз-буа әкәм-төкәме (L. palustris) (сузынкы конус сыман кабырчыклы); озынча түгәрәк буа әкәм-төкәме (L. ovata) (кыска бөтеркәле һәм киң авызлы); колаксыман буа әкәм-төкәме (L. auricularia) (соңгы буыны нык кабарган һәм авызы кеше колагына охшаган).

Буа әкәм-төкәмнәре шуышу өчен җайлашкан яссы табанлы киң аяклары ярдәмендә хәрәкәтләнә. Атмосфера һавасын сулый, аның өчен аларга су өстенә күтәрелергә һәм сулыш тишеме аша һава алырга туры килә. Гермафродитлар. Йомыркаларын су үсемлекләренә – үтә күренмәле дерелдәвек сыман казылыкны хәтерләтүче ояларга сала. Буа әкәм-төкәмнәре сулыкларның вакытлыча кибүен һәм туңуын кичерергә сәләтле. Су үсемлекләре белән туклана, аларның тукымаларын махсус органнары – «кыргычлары» ярдәмендә кырып ала, шулай ук үле су организмнары, вак умырткасызлар белән туена. Үзләре, аеруча вак төрләре, балыклар өчен азык ролен үти.

Кече буа әкәм-төкәме (L. truncatula) сарык һәм башка мөгезле терлектәге бавыр суыручының арадаш хуҗасы булып тора.