- РУС
- ТАТ
Фармацевт, медицина фәннәре докторы (1996), профессор (2002), Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре
1959 елның 1 маенда Минзәлә шәһәрендә туган.
Пермь фармцевтика институтын тәмамлаганнан соң (1981), БАССРда провизор, аптека мөдире булып эшли.
1985 елдан ТАССР Министрлар Советы карамагындагы Аптека идарәсенең Бөгелмә районара конторасы мөдире.
1989 елдан «Татарстанфармация» предприятиесе генераль директоры урынбасары, 1992 елдан генераль директор.
1993 елдан Казан медицина университетында, 1996 елдан фармация идарәсе һәм икътисады кафедрасы мөдире.
1997 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Фармация департаменты башлыгы, бер үк вакытта, 2001 елдан, фармация һәм медицина техникасы буенча сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Хезмәтләре дару ярдәме күрсәтүнең сыйфаты белән идарә өлкәсендә норматив-хокукый мәсьәләләрне көйләүнең теоретик һәм оештыру-методик нигезләренә карый.
Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2004). Татарстан Республикасы Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Нормативно-правовое регулирование управленческих функций в системе лекарственного обеспечения населения Татарстана // Фармация. 2000. № 2.
Формулярная система (опыт Республики Татарстан). Казань, 2000.
Социальное обследование лекарственного обеспечения онкологических больных // Фармация. 2001. № 6.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.