Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 15 км, бассейнының мәйданы 55,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Лениногорск районында. Елга башы Яңа Чыршылы посёлогы янында, тамагы Александровка посёлогыннан 3,5 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 320 м, тамагыныкы — 128 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Мәчкәрәнең 1 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 3–10 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 99 мм, ташу вакытында су катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана.

Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,075 м3/с. Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700–1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Мәчкәрә бассейнында суның гомуми күләме 1,9 млн мбулган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.