Тарихы

1750 еллар тирәсендә нагайбак казаклары авылы буларак нигезләнә. XIX йөз башында авылга Кинерь авылыннан (хәзер Киров өлкәсе Малмыж районы) марилар күчеп утыра. Революциягә кадәрге чыганакларда Усы авылы белән дә телгә алына; 1930–1963 елларда рәсми документларда ике торак пункт күрсәтелгән: Зар-Усы һәм Кряш-Усы.

1861 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (татарлар, керәшеннәр, руслар, марилар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, олаучылык, чабата үрү һәм чана ясау кәсепчелеге тарала.

1859 елда – Косма һәм Дамиан чиркәүләре (1939 елда ябыла, 1940 елда гөмбәзе киселә, хәзер реставрацияләнә), 1876 елда – миссионерлык мәктәбе, 1885 елда чиркәү-приход мәктәбе (1895 елда бинасы төзелә) ачыла.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Косма һәм Дамиан чиркәүләре, 4 су тегермәне (беренчесе 1800 елда төзелә) була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2828 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1922 елга кадәр Уфа губернасының Бәләбәй өязе Нагайбак волостена керә. 1922 елдан БАССРның Бәләбәй кантонында. 1926 елның 25 гыйнварыннан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер ЯңаУсы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Зар-Усы” колхозы (беренче рәисе – И.Тазов) оештырыла, 1946 елда “1 май” колхозы (Бикмәч авылы) составына керә. 1962 елда 22 нче партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1944 елдан  “Усы” күмәк предприятиесе.

2000 елда хуҗалык Мөслим икмәк кабул итү предприятиесе карамагына күчерелә. Хәзер “Нуретдинов”  крәстиян-фермер хуҗалыгы. 1945 елда Яңа Усы урманчылыгы оештырыла, хәзер ул Минзәлә урман хуҗалыгы составында.  

Халкы күбесенчә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык (1976 елда яңа бина төзелә), 1986 елда – урта мәктәп, 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1934 елда авылда трахомотоз пункты була.

2017 елга кадәр балалар бакчасы эшли.

Авылда мәдәният йорты  (1972 елда яңа бина төзелә), китапханә (1944 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, чиркәү бар.

Мәдәният йорты каршында “Усыкай буйлары” фольклор коллективы (1986 елдан, 2003 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Н.С.Демидова), театр коллективы (2009 елдан) эшли.

“Бачуг” чишмәсе төзекләндерелгән.

Күренекле кешеләре

Н.Р.Егоров (1906–1966) – полковник, икътисад фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз (өч тапкыр) орденнары кавалеры;

В.М.Шадрин (1930 елда туган) – спортчы (байдарка һәм каноэда ишү), СССРның спорт остасы, психология фәннәре кандидаты, РФнең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Халык саны

1824 елда – 196 ир-ат;
1870 елда – 966 кеше;
1902 елда – 786 ир-ат;
1917 елда – 1963,
1938 елда – 638,
1949 елда – 1094,
1958 елда – 746,
1970 елда – 613,
1979 елда – 570,
1989 елда – 452,
2002 елда – 449,
2010 елда – 434,
2017 елда – 431 кеше (татарлар).