Биографиясе

1930 елның 1 декабре, Тәкәнеш районы Түбән Шандыр авылы – 8.3.1994 елның 8 марты, Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәре.

Лубян урман техникумын (1949 ел) һәм Бөтенсоюз читтән торып уку урман-техник институтын (Ленинград, 1957 ел) тәмамлый.

1949–1959 елларда Ленинград аэрофотоурмантөзү трестының урман төзү партиясендә инженер-таксатор, партия башлыгы.

1959 елдан Бөтенсоюз урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтында (Пушкино шәһәре), 1980 елдан урманнарны бәяләү лабораториясе мөдире.

1970 еллар башыннан урманнарны бәяләү проблемалары буенча илдәге фәнни-тикшеренүләр җитәкчесе һәм координаторы, Россия Федерациясе Урман хуҗалыгы федераль хезмәтенең техник советы әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

В.В.Заһриев урман утыртмаларының үсеш типларын өйрәнүне нигезләүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре агач үсүен классификацияләү, аны билгеләү һәм куллану ысулларына, урманның өлгергәнлеген, киселәсе агачларның яшен билгеләү, урманнан файдалану күләмен исәпләү мәсьәләләренә карый.

В.В.Заһриев җитәкчелегендә, илдә беренчеләрдән булып, барлык урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары катнашында урманнарның үсеше һәм аларның продуктлылыгы хакында Россия һәм дөнья мәгълүматларын туплау, анализлау һәм бәяләү буенча киң колачлы эшләр башкарыла. Шулар нигезендә В.В.Заһриевның фәнни редакциясендә Россия һәм БДБ илләре урманнарын бәяләү өчен бөтенсоюз һәм төбәк норматив-белешмәлекләренең бердәм 16 томлык сериясе әзерләп чыгарыла.

Монографияләр һәм дәреслекләр, шул исәптән «Урманнарны бәяләү нигезләре» («Основы лесной таксации». Москва, 1975 г.) һәм «Урманнарны бәяләү һәм урман төзү нигезләре» («Основы лесной таксации и лесоустройства». Москва, 1991 г.) дәреслекләре авторы.

Бүләкләре

СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Географические закономерности роста и продуктивности древостоев. Москва, 1978;

Прирост леса. Москва, 1981;

Общесоюзные нормативы для таксации лесов. Москва, 1992.            

Автор – Ф.С.Зыятдинов