Биографиясе

1940 елның 9 февралендә Мәскәүдә туган.

Ставрополь педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1962), Ставрополь урта мәктәпләрендә эшли, 1969–1970 елларда Ставрополь педагогика институтында укыта.

1973 елдан Бөтенсоюз физик культура фәнни-тикшеренү институтында эшли (Мәскәү).

1978 елдан Казанда: Волгоград физик культура институтының Казан филиалында психология, 1987 елдан Татарстан укытучылар белемен күтәрү (хәзер Мәгарифне үстерү) институтында педагогик психология кафедрасы мөдире.

2000 елдан Казан социаль-юридик институтының психология һәм педагогика факультеты деканы, бер үк вакытта 2001 елдан Казан университеты профессоры.

Хезмәтләре

Психологические механизмы эмоциональной устойчивости человека. Казань, 1989.

Психологическое развитие ребенка дошкольного возраста. Казань, 1991.

Духовно-нравственное развитие личности в событийной деятельности. Казань, 2002.