Эчтәлек

Бистәнең барлыкка килүе 1780 елда Казансу елгасының уңъяк ярында, Ягодный авылы янында дары заводы төзү белән бәйле.

1808 елда заводның 50 хезмәткәренә үз йортларын төзү өчен завод җиреннән кишәрлекләр бирәләр.

1823 елдан заводның отставкага чыккан түбән чиндагы кешеләре, шулай ук офицер дәрәҗәсе алуга ирешкән осталар, эштән киткән очракта Дары заводы бистәсенә күчеп яши алганнар.

1840 елларда завод территориясеннән чит кешеләрне чыгара башлыйлар; йортларын сату һәм яңаларын төзү хокукы фәкать завод хезмәткәрләренә генә бирелә (завод җитәкчелеге рөхсәте белән); йорт хуҗасы үлгәч, аның заводта эшләмәүче варислары йортларын сатарга яки сүтәргә, завод территориясеннән китәргә тиеш була. Соңрак бистә халкы үз теләкләре белән ялланып эшләүчеләр исәбенә арта.

Дары заводы бистәсендә чиркәү, мәчетләр, кантончылар мәктәбе була. Бистәнең мөселман халкы 280 йортта яшәгән (XX йөз башы), гомуми саны 2000 нән артык кеше (шул исәптән 1035 ир-ат) булган 2 мәхәлләгә берләшә.

Дары заводы бистәсе урамнары: Офицерлар, Идарә, Зур, Фур­штат һ.б.

XIX йөз ахырында Н.П.Загоскин болай дип яза: «Заводка аның ике — «якын» һәм «ерак» бистәсе килеп кушыла»; «... дары заводы үзенең киң авылы белән Казанның башка халкы тормышыннан бөтенләй аерылган тормыш белән яши».

Совет хакимияте елларында Дары заводы бистәсе Восстание бистәсе дип атала, Пролетар (Киров) районы составында була.

Әдәбият  

Глинский А.С. 100 лет Казанского порохового завода. СПб., 1888;

Казаков В.С. 210 лет на службе Родине: Казанский пороховой завод. К., 1998.

Автор — И.Р.Вәлиуллин