Тарихы

1841 еллар тирәсендә Пановка, Новосёлки, Щиры (юкка чыккан авыл) авылларыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Урывкино исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (крепостной дворяннар Баранова һәм Евсевьев) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елларда халыкның бер өлеше (элеккеге крепостнойлар Донаурова) авылдан 10 чакрым ераклыкта яңа территориягә күченә һәм Яңа Урывкино (Донауровка) авылына нигез салына.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, 2 икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне, вак-төякләр кибете, чана һәм арба ясау остаханәсе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 738,25 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Кавал авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда “Первое Мая” колхозы (авылда үзәк утар урнаша) оештырыла. 1958 елга кадәр “Передовик”, 1958 елдан – “Дружба”, 1960 елдан – Калинин исем., 1963 елдан – “Россия” колхозлары (үзәк утары – Кавал авылы), 1997–2006 елларда “Кавал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Мәдәният

Авыл үзәгендә Казан ханлыгы чоры эпиграфика истәлеге – Урывкино кабер ташы (XV йөз) ачыклана.

Халык саны

1859 елда – 180,
1897 елда – 412,
1908 елда – 421,
1920 елда – 532,
1926 елда – 588,
1949 һәм 1958 елларда – 339,
1970 елда – 215,
1979 елда – 116,
1989 елда – 26,
2002 елда – 10,
2010 елда – 4,
2020 елда – 2 кеше (руслар).