40 тан артык төре билгеле, Евразиядә, Америкада, Төньяк Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – башаклы кызылтамыр яки Кузмичёв үләне (E. distachya) бар, Кама аръягында очрый. Балчыксыл һәм ташлы тау битләрендә үсә.

15-35 см биеклектәге мәңге яшел куакчык. Тамырчасы озын, шуышма. Сабагы буынтыклы. Яфраклары редукцияләшкән, коңгырт элпәле тәңкәчекләрдән тора. Чәчәкләре вак, берле, зур булмаган башакларга җыйналган. Җимеше – кызыл шарсыман ялган җиләк. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре җәй ахырында өлгерә. Орлыктан үрчи.

Яшел ботакларында эфедрин алкалоиды (бронхиаль астма вакытында кулланыла), дуплау матдәләре, аскорбин кислотасы бар.

Халык медицинасында төнәтмәсе ревматизм, ашкайнату органнары авырулары вакытында кулланыла.

Эфедра табигый киртәләр булдыруда файдаланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).